Азнакай биючеләре осталыкларын күрсәттеләр
МӘДӘНИЯТ

Азнакай биючеләре осталыкларын күрсәттеләр

28 бию коллективы арасыннан 12 се лауреат исемен яулады.

Легендар хореограф, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Илдар Манюров  истәлегенә багышлап уздырылган “Бию планетасы” фестивале гала-концертында быел 28 бию коллективы үз осталыкларын күрсәтте.

“Араларында инде зур тәҗрибә туплаганнары да, дебютантлары да бар иде. Биюләр бер-берсен кабатламады, һәрберсе үзенчәлекле, шулай ук костюмнар да күз явын алырлык булды”, – ди жюри рәисе, мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова.

28 бию коллективы арасыннан 12 се лауреат исемен яулады.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев