Азнакайлылар алма спасын бәйрәм иттеләр
МӘДӘНИЯТ

Азнакайлылар алма спасын бәйрәм иттеләр

Алма спасы - җәй фасылының иң матур бәйрәмнәренең берсе.

Азнакай районында яшәүчеләрне һәм кунакларны рус халкының гореф-гадәтләренә җәлеп итү максатыннан, 17 августта Мәдәни үзәк иҗат коллективы территориаль иҗтимагый идарәләр белән берлектә Тарсус паркында «Алма спасы» бәйрәмен үткәрде.

"Август ае – мул ай. Халыкта бу чор көзге уңышны җыю, кышка әзерлек вакыты дип санала. Шуңа күрә, Алма спасы-ул бәйрәм генә түгел, ә күп кешеләр өчен мөһим вакыйга да», – ди бәйрәмнең даими кунагы, шәһәрнең 4 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе Нурия Хаҗипова.

"Барлык җыелганнарны шундый матур фольклор бәйрәме белән котлыйм. Бу бит үзенчә тарихка,  халык традициясенә кызыксыну уята. Мондый җанлы бәйрәмнәр күбрәк булсын иде! - ди  шәһәребезнең 12 нче ТИҮ җитәкчесе Гөлфия Абдуллина.

Биредә матур итеп күргәзмә оештырылган. Кунаклар өчен сәнгать үзешчәннәре катнашында концерт тәкъдим ителде, ә азнакайлылар халык һәм эстрада җырларын рәхәтләнеп тыңлап, үзләре дә җыр-биюгә кушылдылар.

Бу көнне парк территориясендә балалар өчен уен мәйданчыклары да эшләде. Бәйрәмдә катнашучыларның барысы да алманың яңа уңышы, тәмле пироглар һәм хуш исле чәй белән сыйлана алды.


Нет комментариев