Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда мөмкинлеге чикле балалар өчен Чыршы бәйрәме узды

Бүген Мәдәният йортында мөмкинлеге чикле балалар өчен Яңа ел тамашасы узды.

Балалар башта залда “Кыш бабайның Шоколад фабрикасы” дигән әкият карадылар, үзләре дә геройларга кушылып Кыш бабай белән Кар кызына фабриканы эшләтеп җибәрергә ярдәм иттеләр.

Муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин бәйрәм белән котлап, кунакларга изге теләкләрен җиткерде. Соңыннан бәйрәм уеннар, чыршы тирәли әйлән-бәйлән, җырлар белән икенче каттагы фойеда дәвам итте. Балалар Кыш бабайга шигырьләр сөйләп, бүләкләр дә алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев