Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда Дублер көне үтте

Ел саен Җирле үзидарә органнары көне уңаеннан районыбызда Дублер көне үткәрелә

Быел да ул истәлекле булды. Районыбызның 34 мәктәп укучысы үзләрен район җитәкчелеге, авыл җирлеге башлыклары вазифаларында сынады.

- Безнең балалар бик акыллы, максатчан һәм уңган. Укуда да, спортта да, иҗатта да уңышлары, җиңүләре белән куандырып торалар. Барысын да белергә, өйрәнергә омтылалар эшләргә теләкләре сизелә, мондый яшьләр районны күтәрә дә. Уңышлы гына укып, һөнәр алып, Азнакаебызга кайтып, монда эшләп яшәсеннәр. Җитәкчеләргә – зур җаваплылык таләп иткән хезмәтләре белән якыннан таныштырган, балаларга ихлас кызыксыну һәм күрсәткән активлык өчен рәхмәт. Без балалар белән бергә иңгә-иң эшләдек. Бүгенге ярдәмчем – гимназия укучысы Динислам Илнурович белән якташ язучыбыз, шагыйрь Нур Әхмәдиевка истәлек тактасы ачылышында да катнаштык, төрле очрашуларда булдык, сорауларны хәл иттек. Ул «Район башлыгы вазифасын бүген үк башкарырга әзер» ди – менә бит нинди актив һәм инициативалы безнең яшьләр! Шулай булгач, киләчәгебез өчен борчыласы юк, безгә алмашка кыю, белемле буын килә, – дип сөйләде район башлыгы Марсель Шәйдуллин.

Мәгариф идарәсе җитәкчесенең укыту-методик эшләр буенча урынбасары Лилия Әхмәдишина әлеге чарада җитәкчеләргә остаз ролендә булу, район яшьләреннән эш буенча кызыклы фикер-тәкъдимнәргә бай булган кире элемтә алу, аңардан файдалану мөмкинлекләрен ассызыклады. Дублер көнен үткәрү – бары тик безнең районда эшләп килүче кабатланмас, матур традиция.

- Бүгенге көн хис-кичерешләргә бай булды. Дублер ролен башкару дулкынландыргыч һәм, шул ук вакытта, рухландыргыч тәҗрибә булды. Эшегезнең нихәтле төрле тормыш өлкәләрен колачлавын, катлаулы булуын аңладым. Районыбызда көн саен эш бертуктаусыз кайнап тора икән. Киңәшмәләрдә, очрашуларда булдык, төрле программалар, планнар белән таныштык бүгенге көн минем өчен кызыклы һәм җаваплы булды. Район башлыгы булыр өчен оештыру, аралашу, импровизация сәләтләре кирәклеген ачыкладым. Биргән мөмкинлекләр һәм тәҗрибә өчен зур рәхмәт сезгә, – диде гимназиянең 11 сыйныф укучысы Динислам Хаҗиев.

Укучылар остаз булган җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, аларга тантаналы рәвештә район җитәкчелегеннән истәлекле бүләкләр һәм сертификатлар тапшырылды.

Тулырак «Маяк» газетасында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев