Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Азнакайда балаларга Идел буе Болгар тарихы турында сөйләделәр

ТРда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Мәдәни үзәк хезмәткәрләре Азнакай санаториенда ял итүче балалар өчен «Идел буе Болгар тарихы» турында мәгълүмати сәгать үткәрделәр.

Бу хакта район Мәдәният идарәсе хәбәр итә. Чара барышында балалар хәзерге Татарстан территориясендә беренче дәүләт берләшмәсенең кызыклы, бай тарихы, аның борынгы Рәсәй белән мөнәсәбәтләре, ике үзенчәлекле дәүләтнең мәдәни һәм сәүдә элемтәләре турында белделәр. Алып баручылар шулай ук балаларга болгарларның тормышы, аларның төп шөгыльләре һәм гореф-гадәтләре, Болгар халкының дөнья цивилизациясе һәм мәдәнияте тарихына керткән зур өлеше турында сөйләделәр.

Катнашучылар Идел буе Болгар тарихы турында видеоролик та карадылар, кызыксындырган сорауларына, тулы мәгълүмат - җавап алдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев