“Азнакай” санаториесендә балаларның ялы файдалы да, күңелле дә уза
МӘДӘНИЯТ

“Азнакай” санаториесендә балаларның ялы файдалы да, күңелле дә уза

“Азнакай” санаториесендә каникуллар чорында республика программасы буенча – 2838, гомүмән 4 меңгә якын бала сәламәтлеген ныгыта.

Аларның ялы файдалы гына түгел, күңелле дә уза.

– Һәр  каникул чорында бездә бик күп бала ял итә. Алар белән кызыклы чаралар уздырабыз. Аеруча халкыбызның милли йолаларын, гореф-гадәтләрен яшь буынга җиткерү буенча максатчан эш алып барабыз, – ди санаторийның балалар бүлеге начальнигы Зөлфирә Гарипова.

Тәрбиячеләр Элина Латыйпова һәм Флорида Кадыйрова уздырган чара да татар халкының уеннарына, биюләренә, җырларына багышланды.

– Безгә бик ошады! – диде балалар бертавыштан.


Нет комментариев