Азнакай иҗатчылары - бер сәхнәдә
Мәдәният йортында «Туган якта туа хисләрем» дигән әдәби-музыкаль кичә узды.
Ул районыбызда яшәп иҗат итүче каләм ияләренә багышланды.
Кичәне ачып, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев Азнакайның талантларга бай як икәнен билгеләп узды.
- Иҗат әһелләре телебезне саклау, яшь буында ана теленә мәхәббәт тәрбияләү буенча зур эшчәнлек алып баралар. Бүгенге заманда рухи байлык та сулар һава кебек мөһим , - диде ул.
"Гөлстан" әдәби берләшмәсе әгъзалары сәхнә түреннән үз шигырьләрен яңгыратты, аларның сүзләренә язылган җырлар башкарылды. "Тылсым" театр студиясе балалары, сәхнә остасы Зинфира Кашапова сәнгатьле итеп авторларның шигырьләрен сөйләделәр.
"Җирле шагыйрь-язучыларга багышланган мондый зур чара беренче тапкыр уздырыла. Әлеге идеяны бирүче һәм сценарий язучы, үзе дә оста каләм иясе Әлфия Хафизовага, район һәм мәдәният идарәсе җитәкчеләренә, китапханә хезмәткәрләренә, барлык артистларга, алып баручыларга, тамашачыларга зур рәхмәтебезне белдерәбез, алга таба да шулай очрашырга язсын", - диде" Гөлстан" әдәби берләшмәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Садретдинова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев