Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘДӘНИЯТ

Алда гел язлар түгел 

Ал да түгел, гөл дә түгел, Алда гел "язлар" түгел. Алда язлар булмаса да "Язларны" көтә күңел.

Ал да түгел, гөл дә түгел,
Алда гел "язлар" түгел.
Алда язлар булмаса да
"Язларны" көтә күңел.

Күңел һаман унсигездә
Карамасаң көзгегә.
Язлар итеп кабул итсәң
Томау төшкән көзне дә.

Өшетә алмас җаныңны
Көзнең юеш салкыны.
Тоя алсаң якыныңның
Йөрәгенең ялкынын.

Салкын алмас, сагыш басмас
Ул булганда яныңда.
Бетмәс — төкәнмәс мехәббәт
Булса кайнар каныңда.

Яз да түгел, җәй дә түгел,
Бу әле "көзләр" түгел.
Күктән йолдызлар чүпләгән
"Юләр" яшь кызлар түгел.

Зәңгәр чәчәк чакларыбыз
Килә дә төшә искә.
Кемнәр генә кайтмас икән
Шул яшьлеккә бер кичкә.

 

Сәхия Федотова (Авзалова) 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев