Азнакайда «Мәдәни-Фест» узды!
3 август көнне шәһәрнең Татарстан мәйданында милли мәдәниятләр һәм традицияләр елына багышланган чара - «Мәдәни-Фест» узды.
Бәйрәм программасы төрле уеннар, конкурслар, эстафеталар һәм иҗади мастер-классларга бай булды. Шәһәр үзешчәннәренең җырлы-биюле концерт номерлары бәйрәмне бизәделәр. Тамашачыларның сокланучан елмаюларына һәм алкышларына караганда, чара бик күңелле узды.
Мондый чаралар Һичшиксез шәһәр кунаклары һәм халкының милли бәйрәмнәргә кызыксынучанлыгын арттыра, гореф-гадәтләребезнең матурлыгын, кыйммәтен күрергә өйрәтә һәм үз милләтебезнең мәдәни байлыгының яңа якларын ача.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев