Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы

Әгерҗе авылында «Сөрән сугу» йоласын зурлап үткәрделәр

Сабантуй бәйрәме район авылларының күпчелегендә үтте инде.

Әгерҗе авылында исә ул бу атнада, 17 июньдә узачак. 
Россия көнендә әгерҗелеләр "Сөрән сугу" йоласын яңарттылар.
Мәдәният хезмәткәрләре, яшьләр һәм укучылар милли киемнәрдә, гармуннарга кушылып җырлый-җырлый, авыл урамнары буйлап язгы кыр эшләре тәмамлануы турында хәбәр итеп, Сабантуйга чакырып йөрделәр. Җирле халык кунакларны изге теләкләр белән каршы алды һәм аларга алдан әзерләнгән бүләкләрен тапшырды. Борынгы гадәт буенча, аларны бәйрәм майданын бизәячәк колгага бәйләделәр. Шундый яулык-сөлгеләр электән чабышта соңгы килгән атларга да бүләк итеп бирелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев