“Үсеш ноктасы” Азнакай укучылары тормышын тагын да кызыклырак итте
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

“Үсеш ноктасы” Азнакай укучылары тормышын тагын да кызыклырак итте

​​​​​​​Азнакай 1 нче урта мәктәбенең 6 нчы А сыйныфы укучылары Тымытык авылындагы “Үсеш ноктасы” үзәгендә булдылар.

Тымытык урта мәктәбе “Үсеш ноктасы” үзәге булып тора. Анда 3D-принтерлар, ОБЖ дәресе өчен тренажер-манекеннар, квадрокоптерлар бар. Бу укучыларга командада эшләү алымнарын өйрәнергә, төрле бәйгеләрдә катнашырга мөмкинлек бирә.

Кунаклар үзәктәге кабинетлар белән таныштылар, шахмат уйнадылар, виртуаль чынбарлык шлемын киеп карадылар, 3D –модельләштерү нигезләренә төшенделәр, 3D – принтеры эшен, тренажер-манекеннарда эшләп карадылар.

“Үсеш ноктасы” мәктәп тормышын тагын да кызыклырак һәм авыл балаларына сыйфатлы белем алырга ярдәм итә”, – ди Тымытык мәктәбе директоры Фирүзә Кашапова.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев