“Парус” спорт-туристик базасында “Ватанның тугры уллары” дигән муниципаль хәрби-патриотик уен узды.
Анда мәктәпләрдән 9 команда көч сынашты. Уенда катнашучылар көчләрен, чыдамлыкларын, осталыкларын күрсәтеп, төрле этапларны уздылар. Беренче урынга – Азнакай 5 нче мәктәбе, икенче урынга – Урсай, өченче урынга Җиңү бистәсе мәктәпләре командалары лаек булды.
Нет комментариев