Анда 11 педагог катнашты, алар дәресләрдә, остаханәләрдә үз эш алымнарын күрсәттеләр.
“Ел укытучысы” номинациясендә 5 нче урта мәктәптән башлангыч сыйныфлар укытучысы Венера Мөхәммәдъярова һәм гимназиядән математика укытучысы Альбина Гобәйдуллина; “Татар теле буенча иң яхшы укытучы” номинациясендә Азнакай 2 нче урта мәктәбеннән Резеда Гәрәева; “Педагогик дебют” номинациясендә 5 нче урта мәктәпнең математика укытучысы Динарис Вәлиев җиңеп чыктылар. Алар 30-31 гыйнварда Азнакайда узачак зона турында районыбыз данын яклаячаклар.
Нет комментариев