24 майда районыбыз мәктәпләрендә соңгы кыңгырау чыңлады.
Тантаналы чаралар һәр мәктәптә аерым узды. Район башлыгы урынбасары Роза Галеева – Азнакайның 2 нче, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов – 5 нче урта мәктәптә Соңгы кыңгырау бәйрәмендә катнашып, укучыларга имтиханнарны уңышлы тапшыруларын теләделәр, олы тормыш юлына хәер-фатихаларын бирделәр.
Быел унберенче сыйныфны – 229, тугызнычыны 542 укучы тәмамлый. Аларның 13 е фәннәр буенча республика һәм Бөтенроссия олимпиадаларының йомгаклау этапларында призер булдылар. Унберенче сыйныфтан 34 укучы “Укудагы аерым уңышлары өчен” медаленә дәгъва кыла.
– 26 майда бердәм дәүләт имтиханнары башлана. Укучыларга унбер ел буена туплаган белемнәрен кулланып, имтиханнарны уңышлы тапшыруларын һәм тормышта үз юлларын табуларын телим. Укытучыларга, әти-әниләргә зур рәхмәт, – диде мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева.
5 нче урта мәктәп быел 22 унберенче сыйныф укучысын “очыра”. Валентина Петрянованың бу унынчы чыгарылышы.
– Һәр сыйныф үзенчә якын, кадерле. Һәрберсе минем өчен иң яхшысы. Тормышлары якты, матур, “бишлелек” булсын! – ди ул.
– Минем исә беренче чыгарылышым. Бер гаилә булып, шатлык-борчуларны уртаклашып яшәргә тырыштык. Якты йолдызларым дим укучыларымны. Киләчәктә дә йолдыз кебек балкысыннар, – ди 11 Б сыйныфы җитәкчесе Нигина Турсунова.
Соңгы кыңгырау – ул онытылмаслык бәйрәм. Чыгарылыш сыйныф укучыларын әти-әниләр дә, беренче сыйныфлар да, бию коллективлары да тәбрикләде. Үзләре дә күңелләрне кузгатырлык итеп чыгышлар әзерләгәннәр.
– Мәктәпне тәмамлау – зур шатлык, шул ук вакытта дулкынландыргыч та, моңсу да. Балачак белән хушлашып, тормышыңның яңа баскычына басуыңны аңлыйсың, – ди Диана Гимеранова.
– Шушы мәктәптә белеп алуыма шат. Классташлар белән дус булып, унбер ел үткәнне сизмәдек тә. Укытучыларга биргән белемнәре, сабырлыклары өчен рәхмәт, – ди Эмиль Кәлимуллин.
Менә бәйрәмнең ахырына җиткәнен искәртеп, Соңгы кыңгырау чыңлады. Аның чыңы күңелләрдә гомер буе яңгырап, мәктәп еллары йөрәктә иң кадерле ядкәр булып сакланыр. Хәерле сәгатьтә, хәерле юл!
Нет комментариев