Лениногорск шәһәрендә узган Г.Тукайның тууына 135 ел тулуга багышланган зонакүләм "Илһам канатында" яшь язучылар әдәби бәйгесендә Азнакайның яшь каләмчеләре лаеклы чыгыш ясадылар.
Азнакай 7 нче урта мәктәбенең "Әдәби туган як" түгәрәгенә йөрүче 6 нчы Б сыйныфы укучылары Эльвина Хәйруллина, Альбина Сафуанова сертификатка ия булды. Илзирә Фәрукшина лауреат исеменә лаек булды һәм Мактау грамотасы белән бүләкләнде. Җитәкчеләре - татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фирүзә Кашапова. Шагыйрә кызларның шигъри тәлгәшләре "Илһам канатында -2021" җыентыгында да урын алган.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев