Быел шәһәрнең 2 нче мәктәбен 33 укучы тәмамлый.
Аларның дүртесе - медальгә дәгъва кылучы уку алдынгылары.
Чыгарылыш кичәсенә багышланган бәйрәм чарасы район һәм шәһәр Мәдәният сараенда үтте.
Чыгарылыш сыйныф укучыларын район башлыгы Марсель Шәйдуллин, мәгариф идарәсе җитәкчесе Зөлфия Гыйләҗева, мәктәп директоры Лена Гыйззәтуллина тәбрикләп, тантаналы рәвештә аттестатлар тапшырдылар. Сәхнәдә укучыларның укытучыларыннан, әти-әниләреннән шулай ук котлаулар һәм изге теләкләр яңгырады.
Кичә тәбрикләүләргә, җыр-биюләргә бай булды.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев