Мәктәпләрдә төрле социаль катламдагы һәм милләтәге балалар укый. Кайчакта алар арасында низаглар һәм бәхәсләр туа.
Азнакай 1 нче урта мәктәбе базасында “Мәктәпнең татуландыру хезмәте эшен оештыру” программасы буенча курслар узды. Анда Казанның мәгарифне үстерү институты вәкилләре, тәрбия эшләре буенча директор урынбасарлары, педагог-психологлар, өлкән сыйныф укучыларының “Альтаир” берлеге әгъзалары катнашты.
Мәктәпләрдә төрле социаль катламдагы һәм милләтәге балалар укый. Кайчакта алар арасында низаглар һәм бәхәсләр туа. Азнакай мәктәпләрендә хәзер андый очракларда укучыларны татуландыру хезмәте эшли башлады. Аның составына өлкән кураторлар һәм югары сыйныф укучылары кергән, чөнки яшьтәшләрен яшьтәшләре яхшырак аңлый һәм тыңлый.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев