Азнакай 7 нче урта мәктәбе укучылары “Тамчы-шоу” телепрограммасында катнашып, Казаннан җиңү яулап кайттылар.
– Бәйгенең тематикасы татар рәссамнарына багышланды. 7-8 нче сыйныф укучыларыннан торган безнең “Чатыр тау” командасы Зәй гимназиясе командасы белән ярышып, 26:21 исәбе белән отты. Жюри да азнакайлыларның ныклы әзерлеген һәм төпле белемле булуларын ассызыклап үтте, – диләр татар теле һәм әдәбияты укытучылары, команда остазлары Гөлфинә Фазлыева, Гөлназ Шакирова, Фирүзә Кашапова.
.jpg)
Нет комментариев