Азнакай шәһәре гимназиясенә ветераннар җыелды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай шәһәре гимназиясенә ветераннар җыелды

Бу көнне гимназия шаулап-гөрләп торды. Кунаклар да бик кадерле, көтеп алынган – тыл фидакарьләре иде шул. Укучылар аларны уку йорты белән таныштырды, бик матур концерт та әзерләгән иделәр.

    6 нчы һәм 12 нче ТОС җитәкчеләре Рәсимә Рәхмәтуллина һәм Әминә Хәкимова да  катнашындагы очрашу барышында тыл ветераннары балаларга үз башларыннан үткән сугыш чоры истәлекләре хакында сөйләделәр. Үзләренең 6-10 чакрым арадагы авылларга йөреп укуларын ассызыклап, бүгенге тормышның кадерен белергә чакырдылар.

 Аннары очрашу гамьле әңгәмә белән чәй өстәле артында дәвам итте.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев