Азнакайның яшь тарихчылары сынатмады
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның яшь тарихчылары сынатмады

Казан шәһәрендә тарих фәне буенча бөтенроссия олимпиадасының республика һәм төбәк этаплары үтте

Анда Азнакай районы укучылары да үзләренең белемнәрен сынадылар.

8 нче мәктәпнең 11 нче сыйныф укучысы Гөлназ Җиһангирова (укытучысы – Г.Фәрукшина), 3 нче мәктәпнең 10 нчы сыйныф укучысы Әмир Шәйхулов  (Юнысова А.А.), 2 нче мәктәпнең 9 нчы сыйныф укучысы Тимур Канищев (Шөгаепова И.З.) иң күп балл туплап, республика күләмендә җиңүче исеменә лаек булдылар.

9 нчы мәктәпнең 7 нче сыйныф укучысы Радель Камаев (Кашапова Р.Р.), гимназиядә 8 нче сыйныфта белем алучы Камилә Кәлимуллина (Кәримова Э.А.), 5 нче мәктәпнең 8 нче сыйныф укучысы Мария Лобанова (Галиева А.Ф.) республика призерлары булып танылдылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев