Азнакайның яшь талантлары “Йолдызлык”ны балкытты
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайның яшь талантлары “Йолдызлык”ны балкытты

Татарстанда иң күләмле балалар һәм яшьләр телевизион “Йолдызлык-Созвездие” фестивале бара.

Аның Лениногорск шәһәрендә узган зона этабында Азнакай балалар сәнгать мәктәбенең яшь талантлары уңышлы чыгыш ясадылар.

Лилия Талипова җитәкчелегендәге “Лилия” бию коллективының кече төркеме – беренче, уртанчылар төркеме – икенче, Лилия Миннеханова җитәкчелегендәге “Огоньки” бию коллективының кече төркеме икенче урынга лаек булды.

“Вокал-соло” номинациясендә Ридель Кәлимуллин һәм Ясминә Галләмова (җитәкчеләре Наилә Шәрифуллина) – икенче урынны, “Вокаль ансамбльләр” номинациясендә “Фантазия”нең кече төркеме (җитәкчеләре Эльвира Шәйхуллина) һәм “Бәхет”нең уртанчылар төркеме (җитәкчеләре Наилә Шәрифуллина) беренче урынны яуладылар.

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев