Әлмәт муниципаль районының “Солнечный” балалар ял базасында XIV Бөтенроссия яшь геологларның кыр олимпиадасы старт алды.
Анда Россия Федерациясеннән – 35, БДИ илләреннән 5 команда катнаша. Татарстан данын 3 җыелма һәм 1 ирекле команда яклый, аның составында Актүбә 1 нче урта мәктәбе укучылары Анастасия Яркова (8 нче класс) һәм Кира Федотова (10 нчы класс) да бар. Кызларга уңышлар телибез!
Нет комментариев