26-27 ноябрьдә Республика олимпиада үзәгенең “Дуслык” ял коплексы базасында VI Яшь географлар турниры узды.
Анда Татарстанның 9 муниципаль районыннан 21 команда катнашты. Азнакай 5 нче урта мәктәбенең “Бриллиант цунами” командасы призер булды.
“Әлеге турнир укучыларга география фәненнән белемнәрен тирәнәйтергә, сәләтләрен үстерергә, тикшеренү эшчәнлеге белән кызыксынуларын арттырырга ярдәм итә”, – ди команда җиткәчесе Әлфия Вәлиева.
Нет комментариев