Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакайда 15нче фәнни-гамәли конференция уза

Белем бирүдә ясалма интеллект

Азнакай шәһәренең 8нче урта гомуми белем бирү мәктәбе базасында «Ачыш» зона фәнни-гамәли конференциясе кысаларында, гомуми белем бирү һәм мәктәпкәчә белем бирү учреждениеләре педагоглары өчен түгәрәк өстәл узды. Аның максаты:  гомуми белем бирү учреждениеләрендә укучыларның интеллектуаль үсеше өчен шартлар тудыру һәм аларны эшчәнлекнең фәнни-инновацион рәвешләренә җәлеп итү. Чараны  Азнакай муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе “В. Г. Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты» югары һөнәри белем бирү учреждениесе белән  берлектә оештырган. 

Чара «Белем бирүдә ясалма интеллект: замана укытучысы өчен яңа мөмкинлекләр» исеме астында узды. Анда барысы 11 педагог катнашып, төрле юнәлештә үз эшчәнлекләре буенча ясалма фәхем куллануда проектларын тәкъдим иттеләр. Алга таба аларга конференция эшендә катнашу хакында шәһадәтнамәләр тапшырылачак.

Видеоны карарга калмагыз 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев