Татар теленең дөньякүләм дәрәҗәсен күтәрү һәм сәләтле балаларны үстерү максатыннан Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан 17-20 апрельдә татар теленнән ХI Халыкара олимпиада үткәрелде
Анда районыбыздан 8 укучы катнашты. Югары баллар туплап, Азнакай 5 нче урта мәктәбенең 11 сыйныф укучысы Фәнис Ибәтуллин (укытучысы – Роза Кәримова) һәм 4 нче лицейның 8 нче сыйныф укучысы Элиза Саниева (укытучысы – Халидә Сабирова) призлы урынга лаек булдылар.
.jpg)
Алар татар теле һәм әдәбияты, Татарстан тарихы буенча үзләренең белемнәрен язмача һәм иҗади бәйгедә күрсәттеләр, “Гаилә – буыннарның өзелмәс чылбыры” дигән темага проект якладылар.
Нет комментариев