Бу бакчада саф татар телендә сөйләшергә, халкыбызның йола-гадәтләрен өйрәтүгә зур әһәмият бирәләр. Алар төрле бәйгеләрдә катнашалар.
Биредә татар теле тәрбиячесе Зөлфия Гайсинаның роле аеруча зур.
Мәктәпкә әзерлек төркемендә тәрбияләнүче Әйлинә Миннеголова, Регина Идрисова «Шаян ТВ»да булып кайттылар.
Әйлинә Миннеголова видеода шагыйрә, Татарстан Республикасының атказанган массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәре, Нәсимә Фазлыеваның «Җәй җитсә» шигырен башкара.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев