Азнакай районы мәктәпләрендә имтиханнар башланды
МӘГАРИФ. «Һөнәр иясе»

Азнакай районы мәктәпләрендә имтиханнар башланды

Быел районда 686 укучы 9 нчы сыйныфны тәмамлый

Бүген районда 9 нчы сыйныфларда дәүләт йомгаклау аттестациясе старт алды. Анда районыбыз мәктәпләрендә 9 нчы сыйныфта белем алучы 686  укучы катнашачак.

Дәүләт йомгаклау аттестациясе ике пунктта уздырыла, имтиханнарны өйдә кабул итү өчен өч пункт эшли.

Беренче көнне, ягъни бүген, 9 нчы сыйныфны тәмамлаучы 31 укучы инглиз теленнән имтихан яза.


Нет комментариев