Актүбә бистәсенең "Развитие" балалар иҗаты үзәгендә "Чиста бистә" дип исемләнгән бәйге үтте.
Экологик чара берничә этаптан торды.
Беренчесендә укучылар үзләренең проектларын якладылар.
Актүбәнең 1 нче мәктәбе укучылары куллануда булган батарейкаларның кеше һәм табигать өчен зыяны; 2 нче мәктәп укучылары икенчел чималларны яңадан куллану турында сөйләделәр. 3 нче мәктәп укучылары өй шартларында маска ясау хакында видео күрсәттеләр.
Чараның икенче этабында укучылар сорауларга җавап бирделәр, соңыннан түгәрәк өстәл артында кызыклы аралашу булды.
Балаларның чыгышларына бәяне жюри әгъзалары - ТР Экология һәм табигый байлыклар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе баш белгече Эльза Вәлиева, Мәлбагыш урманчылыгы лесничие Бәхтияр Хәшимов, "Развитие" балалар иҗаты үзәге методисты Елена Лобова бирде.
Нәтиҗәләр буенча Актүбәнең 2 нче мәктәбе укучылары беренче урынны яуладылар. 3 нче мәктәп укучылары - икенчедә, 1 нче мәктәп командасы - өченчедә.
- Проектларның һәрберсе кызыклы фикерләргә бай иде, укучылар барыбыз өчен актуаль булган проблемаларны күтәргән, - ди Эльза Вәлиева.
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев