Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
МӘГАРИФ

Бүген Азнакайда укытучыларның август киңәшмәсе узды (ФОТО+ВИДЕО)

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләр һәм укучылар әзерләгән кул эшләре һәм бакча нигъмәтләре күргәзмәсе күз явын алырлык бай һәм затлы иде.

Аны район башлыгы Марсель Шәйдуллин алып барды. Киңәшмәдә ТРның Фән һәм мәгариф министрлыгы вәкиле Жанетта Соркина, ТР Дәүләт Советы депутаты Таһир Һадиев, сәләтлеләр университетының башкаручы директоры Айдар Акмалов катнаштылар. 

Мәктәпләр һәм балалар бакчалары коллективлары, әти-әниләр һәм укучылар әзерләгән кул эшләре һәм бакча нигъмәтләре күргәзмәсе күз явын алырлык бай һәм затлы иде. Аларны сатудан тупланган 23 мең сум акча районыбызда яшәүче авыру баланы дәвалауга тотылачак. 

Районның мәгариф идарәсе җитәкчесе Альберт Рахманов узган уку елына йомгак ясады, аның үзенчәлекләрен барлады. Фикер алышуда катнашучылар мәгариф өлкәсенең киңкырлы аспектларына тукталды, "Мәгариф" милли проектын тормышка ашырудагы эшчәнлекне яктырттылар.

Башкала кунаклары районыбызда балаларга белем һәм тәрбия бирүнең тиешле югарылыкта булуын, азнакайлыларның республикада лидерлар сафында атлавын ассызыкладылар. 

Мәгариф өлкәсендә зур уңышларга ирешкән, төрле дәрәҗәдәге бәйгеләрдә җиңүләр яулаган хезмәткәрләр бүләкләнде.

Киңәшмәне йомгаклап, район башлыгы Марсель Шәйдуллин яңа уку елына җитди бурычлар куйды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев