Азнакаево
  • Рус Тат
  • Юбилеең белән!

    3 майда безнең өчен иң кадерле кешебез – абыебыз Хәйдәров Ринат Салих улына 70 яшь тула.

    Абый! Сине ихлас йөрәгебездән юбилеең белән котлыйбыз! Син һәрвакыт ярдәмчел, кешелекле, һәрбарчабызның хәленә керә белүче, игелек тулы тынгысыз йөрәкле кеше. Киләчәктә сиңа сәламәтлек, хәерле тигез гомер телибез, киленебез Рәхимә белән тынычлыкта, муллыкта, балаларыгызның игелеген күреп, шатланып яшәргә язсын.

     

    Өстәлмәсен иде җыерчыклар,
    Күпне күргән уйчан йөзеңә.
    Яхшылыкны күп кат артык итеп
    Кайтарасы иде үзеңә.
    Юбилеең алып килсен сиңа
    Бары сәламәтлек, шатлыклар.
    Безгә биргән йөрәк җылыларың
    Изгелекләр булып кайтсыннар.

    Апаң, сеңелләрең һәм аларның гаиләләре

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: