Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Йөрәктән чыккан хисләр!

Югары Стәрле авылында туып үсеп хәзерге вакытта Чубар Абдул авылында гомер итүче сеңлебез, апабыз Гыймаева Миләүшә Фаиз кызына 2 гыйнвар көнне 60 яшь тула.

Ул Алабуга уку йортын тәмамлап, 40 ел шушы авылда үзенең тырыш хезмәтен куйды, авылдашлары, хезмәттәшләре арасында зур хөрмәткә лаек булды, аның хезмәте “Мәдәният өлкәсендәге казанышлары өчен“ күкрәк билгесе, республика күләмендә үткәрелгән конкурста “Авыл җирлегендә иң яхшы китапханәче” исеме һәм бик күп Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары белән бәяләнде. Ул җәмәгать эшләрендә кайнап яшәде – озак еллар сайлау комиссиясендә эшләде, 3 тапкыр халык санын алучы булды, тормыш иптәше Фәрәгать белән, 3 бала тәрбияләп үстереп, укытып олы тормыш юлына чыгардылар. Сеңлебез бүгенге көндә дә яраткан эшен дәвам итә, тормыш сынауларына баш имичә, авырлыкларны балалары белән берлектә үткәрә. Туганыбызга хәерле озын гомер, саулык-сәламәтлек, күңел тынычлыгы, иман байлыгы, балалар, оныклар куанычы телибез! Салкын карлы кышта тусаң да син, Яз кояшы һәрчак күңелеңдә. Һәрвакытта йөзең көләч булсын, Балкып яшә гомер-гомергә.

Апаң, сеңлең һәм аларның гаиләләре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев