Азнакаево
  • Рус Тат
  • Яшьләр көне белән!

    Яшьлек – һәр кеше тормышының иң нәүмиз чоры, энтузиазмның, энергиянең, хыялпланнарның, яңа башлангычларның ургып торган мәле.

    Бөтен җиргә җитешәсе, иң биек үрләрне яулыйсы килгән чаклар. Нәкъ менә шушы чорында кеше үзенең алдагы тормышын, төп максатларын билгели дә.

    Районыбыз яшьләрен Яшьләр көне белән ихластан котлыйм! Сезгә хыялларыгызның тормышка ашуын, һәрчак заманча стильдә, күтәренке кәефтә булуыгызны, якыннарыгызны уңышларыгыз белән сөендереп торуыгызны телим!

    Азнакаебызның егет-кызлары – районның бүгенге йөзе, ышанычлы киләчәге булып торган зур көч. Алар иҗтимагый һәм сәяси тормышта, спортта, мәдәнияттә дә зур активлык күрсәтәләр. Җирлегебездә инде күп еллар дәвамында комплекслы яшьләр программалары, проектлары, акцияләре, бәйгеләре, грантлары уңышлы тормышка ашырылып килә. Районның яшьләр эшләре һәм туризм буенча идарә коллективына тырыш хезмәтләре, яшьләр сәясәтен үстерү һәм гамәлгә ашыруда тынгысызлыклары өчен зур рәхмәтләребезне җиткерәм.

    Сезнең максатчанлык, рухи ныклык, оптимизм, яшәү дәрте барлык башлангычларыгызда югары уңышлар яулауда ярдәм итсен! Сүнмәс яшьлек дәрте, иң кыю хыялларыгызга ирешүегезне телим!

    Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: