Сезне ихлас йөрәктән олы юбилей көнегез белән тәбрик итәбез.
Хөрмәтле Марсель Зөфәрович!
Сезне ихлас йөрәктән олы юбилей көнегез белән тәбрик итәбез. Районыбыз соңгы дистә еллар эчендә зур үсеш кичерә. Әлеге уңышлар белән чиксез горурланабыз. Азнакаебыз өчен башкарган сезнең хезмәтләрегез барчабызга да үрнәк булып тора, актив тормыш позициягез, халкыбыз өчен булган тырышлыгыгыз зур хөрмәткә лаек.
Сезгә бәхетнең ин зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Күңел тынычлыгы, чиксез сөенечләр, яхшы күтәренке кәеф юлдаш булсын. Киләчәктә дә зур уңышлар, корычтай ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете телибез, матур, имин гомерләр яшәргә насыйп булсын.

.jpg)
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев