Хөрмәтле коллегалар, хөрмәтле нефть сәнәгате ветераннары!
Алмаз Фәритов, “Азнакайнефть” идарәсе җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты.
Хөрмәтле коллегалар, хөрмәтле нефть сәнәгате ветераннары!
Сезне якынлашып килүче 2025 ел белән тәбрик итәм! Ирешелгәннәргә нәтиҗә ясап, тупланган тәҗрибә нигезендә алга бурычлар билгеләү чорында узган елда булган куанычлы вакыйгалар белән уртаклашырга телим.
2024 елда “Азнакайнефть” идарәсе үз алдына куелган бурычларны уңышлы үтәп, Компания үсешенә зур өлеш кертте. “Татнефть” җитәкчелеге ярдәме белән безнең шәһәрләрдә, авылларда мәгариф, мәдәният, спорт объектларын һәм социаль учреждениеләрне, паркларны яңарту, төзекләндерү, экология өлкәсендә киң күләмле проектлар тормышка ашырыла. Барлык проектлар да халыкның тормыш-көнкүреш шартларын яхшыртуга юнәлдерелгән.
Бердәм команда булып фидакарь хезмәт нәтиҗәсендә җитештерү, перспектив проектлар һәм яңа технологияләр үсеш ала. Болар барысы да безнең югары квалификацияле һөнәри команданың, остазларыбызның уртак казанышы.
Узган елда углеводородлар табу эшчәнлеге, эшкә инновацион ысуллар һәм санлы технологияләрне кертү аеруча зур урын алды һәм камилләште. Мастерлар слеты һәм иң яхшы остазга бәйгеләр һәм башка чаралар үзара тәҗрибә уртаклашырга киң мөкинлекләр бирде.
Хезмәт шартларын яхшырту өлкәсендә дә шактый эшләр башкарылды: операторларның дүрт йортына ремонт ясалды, алты КНС һәм административ-көнкүреш комплексларына ремонт ясалды. Болар уңайлы, куркынычсыз эш шартларын тудырды.
Киләсе Яңа елда безне Бөек Җиңүнең – 80, “Татнефть” компаниясенең – 75 еллык юбилейлары кебек мөһим вакыйгалар көтә. Фронтларда җиңү яулаган һәм тылда фидакарь хезмәт куйган, илебезне харәбәләрдән күтәргән халкыбызга, нефтьчеләребезгә дан җырлый бу бәйрәмнәр. “Татнефть”нең 75 еллыгы – ул нефтьчеләребез тарихында истәлекле вакыйга, һәммәбезнең зур бәйрәме, чөнки тарихка, казанышларга лаеклы рәвештә үз өлешебезне кертәбез һәм без бердәм команда булып алда торган бурычларыбызны үтәргә, хезмәт вахтасын лаеклы дәвам итәргә сәләтлебез. Лаеклы, фидакарь хезмәтегез өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм.
Барыгызны да Яңа 2025 ел белән тәбрик итәм, сәламәтлек, бәхет, иминлек, уңышлар, гаилә җылысы, бәрәкәтле тормыш телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев