Хөрмәтебез чиксез сезгә!
Бүген үзенең туган көнен кадерле почтальоныбыз Хуҗина Хәмидә Габдулла кызы билгеләп үтә.
Хөрмәтле Хәмидә Габдулловна! Сезгә эшегездә уңышлар, гаиләгездә тигезлек, иминлек, бәхет-шатлыклар, куанычлы озын гомер, ныклы сәламәтлек телибез. Гомер юлыгызны бары тик күңелле вакыйгалар, сөенечле мизгелләр генә бизәсен!
Дөньядагы һәрбер яхшылыктан,
Өлеш чыксын Сезгә мул гына.
Без телибез Сезгә ак бәхетләр,
Шатлыкларга илткән юл гына.
Бәйрәмегезнең матур хәтирәсе
Күңелегездә калсын уелып.
Тәбриклибез Сезне чын күңелдән
Барыбыз да бергә җыелып.
“Маяк” газетасы редакциясе коллективы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев