Туган көнең белән, яраткан хезмәттәшебез!
Хөрмәтле коллегабыз, бар яклап та уңган-булган Саниева Таңсылу Ильшат кызын туган көне белән тәбрик итәбез!
Җитди мәсьәләләрне дә җиңел хәл итә белгән, үзенә дә, башкаларга да тәлапчән, ышанычлы хезмәттәшебез коллективта олы хөрмәткә ия. Яраткан, хөрмәтле коллегабызга иҗади уңышлар теләп, алга таба да куанычлы вакыйгалар, зур җиңүләр генә кичереп яшәвен телибез.
Таңсылу Ильшатовна, ихластан сезне матур бәйрәмегез белән котлап, ныклы сәламәтлек, бәхетләр, гаилә иминлеге, бәрәкәтле тормыш телибез.
Иҗат ялкыныгыз һәрчак шулай очкынланып янсын!
Видео Элины Гатиной
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев