Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе, Сиңа!

Әхмәтова Фиалка Камалетдин кызының 70 яшьлек юбилее.

Азнакай шәһәрендә гомер кичерүче сөекле тормыш иптәшем, әниебез, әбиебез Әхмәтова Фиалка Камалетдин кызын 70 яшьлек юбилее белән ихлас күңелдән котлыйбыз. Кадерлебез, сиңа шомырт чәчкәседәй ак бәхетләр, корычтай нык сәламәтлек, кояштай озын гомер, чиксез шатлыклар телибез. Сабыр холыклы, мәрхәмәтле, олы йөрәкле, кайгыртучан, ярдәмчел булуың белән безгә үрнәк син. Алга таба да тормышыбызга ямь өстәп, авырмый, кайгы-хәсрәт күрми, балаларыңның, якыннарыңның игелеген күреп, аларның кадерхөрмәтенә төренеп, тигезлектә, пар канатлар булып яшәргә язсын!

Язлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Авырлыклар бер дә кичермә син,

Кыенлыклар бер дә килмәсен.

Алсу йөзләреңдә шатлык нуры

Балкып торсын, мәңге сүнмәсен.

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең Ирек, балаларың Эдуард-Алсу, Эрик-Марина, Айгөл, оныкларың Далия, Айсель, Диана, Сафия

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев