Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – Сезгә!

Дөньяның ак чәчәккә төренгән мәлендә безнең кадерлебез – әтиебез-бабабыз, абыебыз, җизнәбез Имангулов Мәүзир Сабир улы 20 май көнне 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте.

Күркәм, сабыр кадерлебезнең барлыгына бәя бирердәй сүзләр дә юк шикелле. Ачы язмыш аны дөньяга килгәнче үк әтисез (әтисе 1939 елда Фин сугышында һәлак була), 3 яшендә әнисез калдырып, тома ятим иткән. Балачагын сугыш урлаган бар ятимнәр кебек яшьли нужа арбасына җигелгән.

Тыйнак, тырыш әтиебез, җизнәбез тормыш тарафыннан нинди генә сынауларга дучар булса да, намуслы, көчле булып калган, сынмаган, сыгылмаган.

Ул 41 ел Азнакай пассажир оешмасында шофер булып эшли. Җырдагыча әллә рульне “туры тоткан”, әллә йөргән юлларына “бәхет яуган”, бер генә юл һәлакәтенә дә юлыкмый. Җитәкчеләре тарафыннан аның хезмәте югары бәяләнә.

Гомер уртасына җиткәндә, Мәүзир абыйны язмыш тагын сыный: балалары белән ялгыз калдырып тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Үзе кебек сыңар канатлы Миңсылу апа белән уртак оя корып, бүгенге көндә ике яктагы балаларны да, оныкларны да, туганнарны да тигез күреп, аңлашып, татулыкта гомер кичерәләр. Аның сау-сәламәт булуы барыбыз өчен дә зур шатлык.

Олы җанлы, киң күңелле хезмәт ветераны әле дә җиңел гәүдәле, тиктормас. Тирә-ягындагы кешеләргә бәхет өләшеп, атна саен Миңсылу апа белән балаларын каршылыйлар. Уңган хуҗабикә өйдә бәлеш пешерә, юбилярыбыз мунча яга.

Киләчәк тормышлары бүгенгедәй матур, җитү, сәламәтлектә, барыбызга да терәк булып үтсен иде.

Иң изге теләкләр белән: Нәфис-Айсылу, Айдар-Миләүшә һәм балалар

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев