Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе – сиңа!

Сәпәй авылында яшәүче кадерле әниебез, әбиебез Шакирова Нәсимә Авзал кызының 2 гыйнвар көнне олы юбилее – 75 яшь тулган көне.

Кадерлебез! Сине чын күңелдән гомер бәйрәмең белән тәбрик итәбез! Тормышыбызның яме булып, шатлыксөенечләрне бергә уртаклашып, алдагы көннәреңдә дә сау-сәламәт булып, без – балаларыңның кадер-хөрмәтен тоеп, оныкларыңа яраткан әби булып, озын гомер кичерүеңне телибез. Җирдә кояш нуры балкыгандай, Син балкыйсың безнең күңелдә. Тормышыбыз синең белән матур, Рәхмәтлебез сиңа гомергә!

Иң изге теләкләр белән: балаларың, оныкларың.


Нет комментариев