Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Теләкләрнең иң изгесе сиңа, кадерлебез!

Кадерле әниебез, әбиебез Шәһадәтова Гөлчәчәк Заһир кызын 65 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

Тынгысыз җанлы, сабыр һәм кешелекле, ярдәмчел һәм кунакчыл, эчкерсез булуың, безнең шатлык-борчуларны йөрәгең аша үткәреп, киңәш-табыш, ярдәм итеп торуың өчен мең-мең рәхмәт, әни.

Һәр туар таңың шатлык белән атсын, Аллаһ саулык-сәламәтлектән аермасын, бәрәкәтле озын гомер насыйп итсен, җан тынычлыгы, күңел күтәренкелеге юлдаш булсын сиңа, иңнәреңдәге шәфкать фәрештәсе беркайчан да ташламасын.

 

Әле һаман без дип яшисең син,

Күптән инде зурлар булсак та.

Аз булыр күк, Әнкәй, синең өчен

Нинди изгелекләр кылсак та.

Алгы көннәрдә дә бәхетебез

Булсын иде тулы, түгәрәк.

Синнән җылы алып һаман шулай

Гомер кичсәк иде бергәләп.

 

Иң изге теләкләр белән: улың-киленең, кызларың-кияүләрең, онык-оныкчыкларың һәм барлык туганнарың

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев