Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов мөселманнарны Ураза бәйрәме белән котлады

Сезне Рамазан ае тәмамлану һәм Гайдел-фитр – Ураза гаете уңаеннан чын йөрәктән котлыйм.

Бу мөкатдәс көннәрдәмөселманнар ихлас догада булдылар, Аллаһ Тәгалә кушканнарны катгый үтәп, тыйганнардан тыелып, игелекле, миһербанлыгамәлләр кылдылар.

Изге Рамазан аенда Аллаһның чиксез рәхмәте беләнрухи һәм дөньяви тормышта күркәм юл күрсәтүчеКоръән Кәрим иңдерелде,ул хакыйкатьне ялганнан, пакь җанлы адәмнәрне гөнаһлылардан, чын гыйлемне ялгыштан аерырга ярдәм итә. Дөньядагы  миллионлаган мөэминюмартлыгы, бихисап нигъмәтләре, кешеләргә гомер,акыл, сәләт биргәне өчен Раббыны данлый, аңа мәдхия укый.

Ураза бәйрәмен уздыру традицияләре мөселманнарның тынычлыкка,  тәкъвалыкка, шәфкать һәм гаделлеккә омтылуларын бик ачык чагылдыра. Мөселманнар Хак Тәгаләне риясыз олылау һәм диндәшләрен «Ураза гаете мөбарәк булсын!» дигән сүзләр белән тәбрикләү өчен мәчетләргә җыела. Мохтаҗларга ярдәм итү, нечкә тәэсирле вәгазь һәм дустанә мөнәсәбәт – болар барысы да гаетнең аерылгысыз хасиятләре.

Кызганычка каршы, Рамазанның соңгы көннәрендә Казандакоточкыч җинаять кылынды. Бу фаҗигадә гөнаһсыз укучы балалар һәм мәктәп хезмәткәрләренең гомере өзелде. Православие динен һәм башка диннәрне тотучылар белән беррәттән,  республика мөселманнары әрнүле, хәсрәтле көннәр кичерә, һәлак булганнарның рухлары тынычлыгына багышлап догалар кыла, яралыларның тизрәк савыгуын сорап Аллаһка сыгына. Авыр кайгы татарстанлыларның бердәмлеген тагын да ныгытыр һәм мондый аяныч хәлләр кабатланмасын өчен мөмкин булганның барысын да эшләрбез дип ышанам.

Кадерле дуслар, быел республика мөселманнары тормышында гаять әһәмиятле берничә вакыйга булды. Шуларның иң күренеклесе – Татарстан мөселманнарының VIII съезды. Татарстанда уздырыла торган, мөселман өммәтенең бердәмлеген һәм ватандашлар белән элемтәләрне ныгытуны максат итеп куйган эшнеңбу уңайдан аеруча мөһимлеген билгеләп китү зарур. Киләсе елда тантаналы чара – Идел Болгарстанында ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулуны яхшы әзерлек белән лаеклы төстә үткәрербез дип ышанам.

Ураза гаетендә  һәрберебезнең күңеле иман нуры, мәрхәмәт һәм мәхәббәт хисләре белән тулып торсын! Һәлак булганнар рухына һәм яралылар өчен догада булыйк.

Сезгә һәм якыннарыгызга бәхет, сәламәтлек һәм иминлек телим!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев