Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Район башлыгы Халыкара балаларны яклау көне белән котлады

Хөрмәтле әти-әниләр, балалар! Сезне ихлас күңелдән Халыкара балаларны яклау көне белән тәбрик итәм!

Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз.

Бүген без районыбыз данын төрле бәйге-ярышларда яклаган балаларның уңышлары белән горурланабыз. Алар музыка, спорт, рәсем сәнгатендә үзләрен күрсәтә, фән олимпиадаларында җиңүләр яулыйлар. Сабыйларның талантын ачуда, аларга рухи тәрбия бирүдә өлеш кертүчеләрнең һәммәсенә рәхмәт белдерәм. Башка елларда җәйнең шушы матур көнендә шәһәребездә күңел ачу чаралары, бәйгеләр уздырылса, быел, дөньяда килеп туган вәзгыять нәтиҗәсендә, ул башкача юнәлеш ала. Аны гаиләдә, әти-әниләр янәшәсендә үткәрик. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылысы һәрчак аларны озата барсын иде.

Кадерле балалар, сәламәт, акыллы, белемле һәм игелекле булып үсегез! Сез – безнең киләчәгебез, безнең өметебез!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев