Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Наил Мәганов хезмәттәшләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Хөрмәтле коллегалар, кадерле дуслар!

Сезне Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көне белән котлыйм!

Нефтьче һөнәре илдә иң абруйлы һәм әһәмиятле һөнәрләрнең берсе булды һәм шулай булып кала да. Безнең төбәктә нефть чыгару белән күп гасырлар элек шөгыльләнә башладылар, ә узган гасырның 40 нчы елларында нефтьче һөнәре тулы бер буын өчен тормыш рәвешенә әверелде. Китаплар буенча түгел, ә авыр хезмәт шартларында сынаулар, хаталар, ачышлар аша яңа һөнәр үзләштерелә, бәяләп бетергесез тәҗрибә туплана, республика, илдә нефть тармагы барлыкка килә, «Татнефть» компаниясе төзелә. Без бүген ветераннарыбызга тирән рәхмәтебезне белдереп, алар алдында баш иябез!

Бүген яңа буын үзләренең әтиләренең, бабаларының эшен лаеклы дәвам итә. Хәзер нефтьчеләр хезмәтендә иң заманча технологияләр һәм алдынгы техника – компьютерлар, квадроцикллар, дроннар, гаджетлар, чыбыксыз элемтә кулланыла. Бай фәнни-техник потенциал компаниягә нефть чыгарырга, нефть эшкәртүне тәэмин итәргә, катлаулы нефть химиясе процессларын корырга, конкурентлыкка сәләтле шина продукциясе чыгарырга, башка җитештерү юнәлешләрен үстерергә мөмкинлек бирә.

Заманалар үзгәрә, яңа бурычлар барлыкка килә, әмма элеккечә үк безнең стратегик максат булып кешеләрнең иминлеге тора. Балаларыбыз, оныкларыбыз, без үзебез дә саф һава суларга, чиста су эчәргә, матур мәктәпләрдә укырга, спорт, сәнгать белән шөгыльләнергә, төзек шәһәрләрдә һәм авылларда гомер итәргә, сәламәт, көчле булырга һәм иртәгәсе көнгә ышаныч белән яшәргә тиеш.

Яңа чынбарлык, үзгәрешләр шартларында да безнең Компания элеккечә элеккечә үк Кешегә – талантлы эшче галимнәргә, квалификацияле инженерларга, җаваплы җитәкчеләргә басым ясый. Нәкъ менә алар – чын мәгънәсендә Һөнарманнар, үз эшләренә һәм туган ягына бирелгән патриотлар безнең төп кыйммәтебез булды һәм шулай булып кала да! Аларда безнең көч һәм куәт! Килеп туган кыенлыкларны без бергә җиңеп чыгачакбыз һәм Компания, республика, илебезнең алга таба үсешен һәм чәчәк атуын тәэмин итәчәкбез!

Наил Мәганов, «Татнефть» җәмгыяте генераль директоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев