Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлады!

Кадерле чыгарылыш сыйныф укучылары! Хөрмәтле укытучылар һәм әти-әниләр!

Сезне чын күңелдән Соңгы кыңгырау бәйрәме белән котлыйм. Чыгарылыш сыйныф укучылары өчен ул бүген соңгы мәртәбә чыңлый. Сез зур өметләр, ак хыяллар белән олы тормыш юлына аяк басасыз.

Имтиханнарны уңышлы тапшырып, күңелегезгә якын һөнәр сайлагыз, нинди генә өлкәдә хезмәт итсәгез дә, дөньяны танып-белергә, авырлыкларны җиңәргә өйрәткән, белем һәм тәрбия биргән укытучыларыгызны, мәктәбегезне онытмагыз. Районыбызның киләчәге сезнең кулларда. Аны тагын да матуррак, уңайлырак итү өчен бар көчегезне һәм белемегезне куярсыз дип ышанабыз.

Барлык уй һәм хыялларыгыз тормышка ашсын. Киләчәгегез бүгенгедәй матур булсын. Барыгызга да сәламәтлек, бәхет һәм алдагы тормышыгызда уңышлар телим.

Хәерле юл сезгә, чыгарылыш сыйныф укучылары!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев