Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Марсель Шәйдуллин район нефтьчеләрен бәйрәм белән тәбрик итте

Хөрмәтле нефтьчеләребез!

Сезне Нефтьчеләр көне һәм “Азнакайнефть”нең 65 еллыгы белән ихлас күңелдән котлыйм!

Азнакай җирендә кара алтын ятмаларын үзләштерүгә гомерләрен биргән нефтьче-ветераннарыбыз һәм бүгенге көндә Татарстан нефтенә үз өлешен кертеп фидакарь хезмәт куйган нефтьчеләребез белән чын мәгънәсендә горурланабыз һәм аларга барлык азнакайлылар исеменнән рәхмәт сүзләребезне җиткерәм.

Нефтьчеләребезнең район үсешенә керткән өлеше бәһасез. Соңгы 4 елда гына да “Татнефть” тарафыннан районыбызга 700 миллион сумга якын финанс ярдәме күрсәтелде. Ул юллар, мәктәпләр, балалар бакчалары, спорт һәм мәдәният объектлары ремонтына, мәгариф проектларына тотылды. Авыл хуҗалыгы тармагына да кыр эшләре барышында, ашлама, ягулык һәм орлык алуда зур булышлык иттеләр. Нефтьчеләребез ярдәме белән Бөек Җиңүнең 75 еллыгын югары дәрәҗәдә уздырдык. Җирлегебездә экологик проектлар киң колач алды. Актүбә, Җиңү бистәләрендәге, Мәлбагыш авылындагы мәктәпләрдә биокласслар, лабораторияләр ачылып, балаларыбыз аларда зур мавыгу белән заманча технология нигезендә киләчәктә урманнар булып калкачак агачлар үстерүгә кереште.

Республиканың көньяк-көнчыгышында көннән-көн популярлык алган бассейн, йөзгә якын бала шөгыльләнгән Актүбә ат спорты мәктәбе да Азнакай данын еракларга таратты.

Актив тормыш белән яшәгән һәр азнакайлы “Татнефть” грантларыннан файдаланып, үзенең сәләтен үстерә, хыялын тормышка ашыра ала.

Пандемия чорында нефтьчеләребезнең сәламәтлек саклау өлкәсенә дә ярдәме әйтеп бетергесез булды. “Кызыл зона”ны туктаусыз кислород белән тәэмин итү өчен җиһазлар кайтарылды. Персонал өчен саклану киемнәре тегү оештырылды. Нефтьче-волонтерлар өлкәннәребезнең көнкүреш һәм яшәешендә ярдәм кулы сузды. Районның аз керемле кешеләренә 2 меңгә якын данәдә “Игелек җыелмасы” өләшенде.

Рухи-мәдәни чараларның да күбесе нефтьчеләребез булышлыгы белән уза. Берничә еллар инде “Мәдәни мохит” проекты тормышка ашырылып килә.

Әйе, нефтьчеләребезнең район үсешенә, азнакайлыларның тормыш дәрәҗәсен үстерүгә керткән өлеше күләмле һәм аларның барысы хакында да сөйләп чыгу мөмкин дә түгел.

Һөнәри бәйрәмнәре белән котлап, нефть тармагының барлык өлкәструктураларында хезмәт куйган якташларыбызга исәнлек-иминлек, авыр хезмәтләрендә уңышлар, гаилә бәхете телим!

Марсель Шәйдуллин, Азнакай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев