Азнакаево
  • Рус Тат
  • Күркәм юбилеең белән!

    Зиннурова Зимфира Гаделша кызының 80 яшьлек юбилее белән котлыйбыз!

    Мәлбагыш авылында туып-үсеп, хәзерге вакытта Якты Юл авылында гомер итүче әниебез, әбиебез, дәү әбиебез Зиннурова Зимфира Гаделша кызының 80 яшьлек юбилее. Әтиебез Рудис белән 58 ел бергә гомер итәләр. Безне – 5 балагызны үстереп, белем биреп, тормышта үз урыннарыбызны табып, оя корып яшәргә булыштыгыз.

    Әни! Сиңа язгы кояш нурларыдай аяз көннәр, иртәләр, исәнлексаулык, җан тынычлыгы, озын гомер, ак бәхетләр телибез. Картлык көннәрең бары тик шатлыкта гына үтсен. Гел шулай көләч, ягымлы бул. Әти белән тигезлектә безне сөендереп озын-озак яшәгез!

    Барлык балаларыгыз, киленнәрегез, кияүләрегез, оныкларыгыз һәм оныкчыкларыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: