Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Котлыйбыз!

Безнең өчен бик тә кадерле булган сеңлем, апабыз Зарипова Әнисә Гариф кызын чын күңелдән 80 яшьлек олуг юбилее белән котлыйбыз.

Сиңа гомернең иң озынын, бәхетнең иң зурысын, шатлыкларның иң олысын юллыйбыз. Якты ал таңнар, зәңгәр күкләр күңелеңне һәрчак яктыртсын, балкытып торсын, һәр яңа көн бары сөенечләр китерсен. Балаларыңның, оныкларыңның бары яхшы хәбәрләрен ишетергә, игелекләрен күрергә язсын. Рәхмәт сиңа, һәрвакыт якты йөзең, тәмле сүзләрең белән каршылаганың өчен. Һәрвакытта да шулай шат, көләч йөзле, изге күңелле булып кал.

Кышлар гына бүләк итәдер ул

Бу дөньяга синдәй затларны.

Рәхмәтләргә кушып кабул итче

Йөрәктәге барлык назларны.

Якты нурлар сибеп елмаюың

Күңелләргә бирә мең дәва.

Синдәй ихлас, киң күңелле кеше

Бармы икән тагын дөньяда!

Иң изге теләкләр белән: абыең Фәндәс һәм балалары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев