Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Хөрмәтебез Сезгә чиксез!

Бу көннәрдә Җиңү бистәсендә яшәүче беренче укытучыбыз Гәрәева Сәгадәт Барый кызы үзенең 95 яшьлек олы юбилеен билгеләп уза.

Кадерлебез, Сезгә булган йөрәк түрендәге изге теләкләребез, ярату, соклану хисләребез котлау булып барып ирешсеннәр иде. Һәммәбезне үзенә сыендырган олы йөрәгегезгә кайгы-хәсрәт кагылмасын, безне яратып, назлап караган күзләрегездән яшь таммасын, елмаю сүнмәсен. Сез – иң гүзәл, тыйнак, сабыр, күркәм Кеше. Рәхмәт Сезгә кадерле укытучыбыз. Киләчәк көннәрегездә исәнлек-саулык, балаларыгыз, оныкларыгыз, якыннарыгыз белән бәхетле мизгелләр кичереп, озак еллар безнең белән күрешеп яшәргә насыйп булсын.

Ул өйрәтте хәрефләрне теркәп,

Иҗекләрдән сүзләр язарга,

Күзәтте ул һаман гомерем юлын,

Ялгышларым булса төзәтте.

Хезмәт яратырга, туган җиргә

Тугрылыкка мине өйрәтте.

Кыенлыклар килсә әле дә ул,

Бирешмә! – дип гүя эндәшә,

Күңелемдә шулай гомерем буе

Укытучым килә янәшә.

1980 елгы чыгарылыш сыйныф укучылары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев