Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
КОТЛАУЛАР

Кадерле азнакайлылар! Хөрмәтле килгән кунаклар!

Сезнең барчагызга да Республикабыз көне, Азнакай шәһәре һәм Актүбә бистәсе көннәре, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре бәйрәме уңаеннан ихластан котлауларымны җиткерәм.

Азнакай районы социаль-икътисади тормышның һәр өлкәсендә дә зур уңышларга ирешеп килә. Бүген без заманча инфраструктуралы, тормыш итү өчен барлык шартлар тудырылган шәһәр-бистәдә, төзек авылларда яшибез. Республика куйган бурычларны  үтәп киләбез. Бүгенге көндә яуланган бу казанышларыбыз–барлык азнакайлыларның уртак тырышлыгы нәтиҗәсе. Быел табигать китергән зур сынауларны җиңеп, үстерелгән унышны җыеп алу өчен фидакарь хезмәт куйган авыл хезмәтчәннәренә кадер-хөрмәтебезне белдерәбез.  Кара алтын чыгаруда җиң сызганып эшләгән, районыбыз авыллары, шәһәр үсешенә зур ярдәм күрсәтеп килгән нефтьчеләребезгә ихластан рәхмәтләребезне җиткерәбез. Һөнәри бәйрәмегез белән котлап, гаиләләрегезгә иминлек – бәрәкәт, эшчәнлегегездә яңа үрләр яулавыгызны телибез! Башка җаваплы тармакларда эшләп җирлегебез икътисадына үз өлешен керткән райондашлар белән горурланабыз. Ветераннарыбызга аерым кадер-хөрмәт! Алар нигез салган бәрәкәтләр Азнакайның бүгенге һәм киләчәк үсешенә этәргеч бирә.

Барыбыз да белеп тора, быел бу истәлекле даталарны без илебез иминлеге өчен көрәш барган катлаулы шартларда билгеләп үтәбез. Махсус хәрби операциядә катнашкан ир-егетләребез белән хаклы горурланабыз, каһарманнарыбызның исән-имин туган якларга әйләнеп кайтуларын теләп калабыз. Аларны һәрдаим кирәк-яраклар белән тәэмин итеп торган оешма-предприятиеләр коллективларына, активистларыбызга, волонтерларга ихластан рәхмәт сүзләрен җиткерәбез.   

Тиздән Татарстан Дәүләт Советына сайлаулар үтәчәк. Аларда актив катнашып,  республикабызның тотрыклы киләчәге өчен бердәм тавыш бирик! Республика тормышында үзебезне бары тик уңай үзгәрешләр, өлге булырлык гамәлләребез белән генә танытып торыйк. Уңышларыбызны тагын да арттырып, районны зур үрләргә алып менү өчен тырышыйк! Алга таба да шулай матур  итеп, дуслык-туганлыкта, бердәмлектә эшләргә һәм яшәргә язсын!   

                     Хөрмәтле райондашларым, җирлегебез кунаклары!

Барыгызга    да    хезмәтегездә   зур   уңышлар, гаиләләрегезгә иминлек телим! Табыннарыбыз   бай,   тормышыбыз   имин, бәрәкәтле   булсын! 

Бәйрәмнәр белән!

Марсель Шәйдуллин, муниципаль район башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев