Юбилеегыз котлы булсын!
КОТЛАУЛАР

Юбилеегыз котлы булсын!

Азнакай районы Әгерҗе авылында туып үскән, хәзерге көндә Актүбә бистәсендә гомер итүче Ахмеров Камилҗан Газизҗан улын 75 яшьлек матур юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз.

Алмагачлар чәчәк аткан  иң гүзәл вакытта, 15 май көнне дөньяга килгәнсең син, безнең иң кадерле һәм газиз кешебез.

Артта озын юллар,
Шатлык сагышлары да булгандыр.
Чәчләреңә инде чал йөгергән,
Еллар чоры шулай кунгандыр.
Матур тормыш, сәламәтлек теләп,
Юбилеең белән котлыйбыз.
Шатлык белән озын гомер итеп,
Яшәвеңне генә телибез.
 
Сәламәтлегең нык, кәефең һәрвакыт күтәренке, уйларың якты, ниятләрең изге булсын! Җылы сүзләрең, акыллы киңәшләрең өчен мең рәхмәт сиңа! Киләсе көннәрең тыныч булсын, бәхет шатлыктар белән тулып торсын!

Иң изге теләкләр белән: тормыш иптәшең, балаларың, оныкларың.

 

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Нет комментариев